Логотип
Хәбәрләр

Хәмдүнә Тимергалиева белән хушлашу вакыты һәм урыны билгеле

Татар җыр сәнгате зур югалту кичерде – 2020 елның 14 сентябрендә 71 яшендә легендар татар җырчысы, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Хәмдүнә Сәетгали кызы Тимергалиева вафат булды.

Татар җыр сәнгате зур югалту кичерде – 2020 елның 14 сентябрендә 71 яшендә легендар татар җырчысы, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Хәмдүнә Сәетгали кызы Тимергалиева вафат булды.

Җырчының язмышы 1976 елдан  Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе белән бәйле. Эстрада бүлегендә солист-вокалист булып эшләвенең беренче көннәреннән үк моңлы җырлары белән тамашачы күңелен яулый ул. Атаклы сәхнә осталары – Г.Рәхимкулов, Э.Җәләлетдинов, И.Шакиров концерт бригадаларында эшләү аңа вокалист буларак камилләшергә ярдәм итә. Соңрак үз иҗат коллективын булдырып, СССРның татарлар яшәгән барлык төбәкләрендә, Төркия, Австралия, Кытай кебек чит илләрдә гастрольдә йөри, Татарстан һәм Башкортстан нефтьчеләре, КамАЗ төзүчеләр, авыл хезмәтчәннәре алдында концертлар бирә, республиканың барлык авыл, район һәм шәһәр клубларында чыгыш ясый.

Хәмдүнә Тимергалиева – музыка һәм башкару сәнгатебезне югары биеклекләргә күтәргән, милли эстраданы үстерүгә зур өлеш керткән, кабатланмас иҗади мирас калдырган җырчы.

Мәрхүмә белән хушлашу мәрәсиме иртәгә – 15 сентябрьдә 10 сәгатьтә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә була. Җырчыны Казанда җирләячәкләр.

Чыганак: Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Хәмдүнә апайҙы беҙҙә бик яратып тыңлай торғайныҡ. Күрше республикала ижад итһә лә ул үҙенең тыуған яғын Башҡортостанды ла онотманы: йыш ҡына концерттар менән килеп, халыҡ алдында сығыш яһай торғайны. Башҡортостан халҡы яратты уны. Ул беҙҙең Борай районы ҡыҙы ине. Урыны ожмахта булһын мәрхүмәнең.