Логотип
Хәбәрләр

Хәмдүнә Тимергалиева ел башында инсульт кичергән

Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева вафат. Бу хәбәрне Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе матбугат хезмәте раслады.

Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева вафат. Бу хәбәрне Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе матбугат хезмәте раслады.

Хәмдүнә апа Тимергалиева 2019 елда 70 яшьлеген билгеләп узды. Шул уңайдан филармониядә зур концерт бирде.  

Икенче концертын март аенда тамашачыларга җиткерергә планлаштырган иде, әмма пандемия нәтиҗәсендә ул кичектерелде. «Уникс» концертлар залында 2021 елның февраль аенда «Өстәмә юбилей концерты» дип, бәйрәм тамашасын кабат күрсәтергә ниятләгән булган.  

Узган атнада гына легендар җырчы Тукай районы Бүләк авылында Илһам Шакировка бюст ачу тантанасына кунакка кайткан иде.  

Җәй айларын Хәмдүнә апа бакчасында уздырырга яратты.  

Кичә Илһам Шәриф аңа шалтыраткан. «Фатирга кайтмыйм, баскычтан менәргә авыр, бакчада гына кунам», дигән Хәмдүнә апа. Бүген Илһам Шәриф җырчының бакчасына барган һәм Хәмдүнә апаның вафат булуы ачыкланган.  

Ел башында җырчы инсульт кичергән булуы мәгълүм.  

Чыганак: Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк