Хәния Фәрхинең кызы: «Инде өченче ел әнидән котлау сүзләрен ишетмим...»
24 декабрьдә Татарстанның атказанган артисткасы Хәния Фәрхи кызының туган көне узды. Бәйрәм уңаеннан Алсу инстаграмына язма чыгарган. Биредә кыз әнисен искә алып китә.
24 декабрьдә Татарстанның атказанган артисткасы Хәния Фәрхи кызының туган көне узды. Бәйрәм уңаеннан Алсу инстаграмына язма чыгарган. Биредә кыз әнисен искә алып китә.
«Мин бик тә сентименталь кеше. Иртәнге дүрттә Раинаны (искәрмә: кызын) ашатырга уянгач, мин Алиядән (иск.: Хәния Фәрхинең олы кызы) котлау видеосын күрдем һәм күз яшьләремне тыя алмадым. Кичәдән үк елыйсым килә... Өч ел рәттән туган көн белән котлау сүзләрен әниемнән ишетмәячәкмен. Бу бит минем туган көнем генә түгел, әти белән әнинеке дә иде. Бүген аларның өйләнешүләренә 25 ел булыр иде», – дип сагышы белән уртаклаша Алсу.
«Алсу, бәгърем, туган көнең белән сине. Әниең һәрчак янәшәңдә булачак, онытма шуны. Ул һәрвакытта сезне саклыячак һәм яклыячак. Хәзер инде ул сезне саклаучы фәрештәгез. Сиңа, гаиләңә сәламәтлек, зууур бәхетләр телим», – дип котлаган Айгөл Бариева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
Комментарий юк