Логотип
Хәбәрләр

«Ходаема рәхмәтлемен...»

Әнвәр Нургалиев инстаграм битендә Мишка исемле бозау белән видео урнаштырган. Шул уңайдан «авыл малае» тормышы турында да язган.

Әнвәр Нургалиев инстаграм битендә Мишка исемле бозау белән видео урнаштырган. Шул уңайдан «авыл малае» тормышы турында да язган.

«Авылга кайтып килдек, кайтасы килә, кайтсаң – йөрәк әрни...

Кичә бер «фәрештә» син колхозник дип язган иде. Әйе, колхоздан, авылдан, мин горурмын шуның белән.

Колхоз – эшләп ашарга, кеше булырга, мал, җан ияләре яратырга өйрәтте.

Заманында безнең өйнең тышы дранкалап, кызыл балчык белән сыланган, акбур белән буялган иде, кышларын,февраль-март аенда, сыер бозаулагач, өшемәсен дип өйгә алып керә торган идек, бик яратам малларны, кайвакытта янында уйнап җылысында йоклап китә торган идем, ә кәҗә бәрәннәре турында аерым сөйләп була.

Сез беләсезме, ул маллар әлеге кайбер Адәм баласына караганда да акыллырактыр.

Әйе, тиресен дә түктек, көтүен дә көттек, комбаенында да, зернотокта да эшләдек, рәхмәтлемен шуңа Ходаема.

Кем авылда үсмәгән,алар белми Әпи тәмен, сөт тәмен.

Ә сез ничек уйлыйсыз?» – дип яза җырчы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк