«Ходай гомерләр бирсә, җырлыйбыз әле, Илһам абый»
Узган атнада гына Илһам ага Шакировның туган авылында бөек җырчыбызга һәйкәл ачылды. Биредә Хәмдүнә Тимергалиева да катнашкан иде...
Узган атнада гына Илһам ага Шакировның туган авылында бөек җырчыбызга һәйкәл ачылды. Биредә Хәмдүнә Тимергалиева да катнашкан иде...
Халык шагыйре, Тукай премиясе лауреаты Разил Вәлиев әлеге көннән кичерешләр белән уртаклашты.
«Барыбызның да кәефләре бәйрәмчә. Без Хәмдүнә белән озакламый чыгачак китабы хакында да сөйләштек, аны ничек итеп халыкка тәкъдим итү турында фикер алыштык. Мин аңа сүз арасында гына:« Син кайларда укып, ничек итеп мондый осталыкка, мондый популярлыкка ирешә алдың?» – дип сорау бирдем. Ул озак уйлап тормады:«Мин Габдулла Рәхимкулов һәм Илһам ага белән еллар буе гастрольләрдә йөрдем. Шулай итеп Габдулла агай мәктәбен уздым, Илһам ага консерваториясендә укыдым», – диде дә Илһам Шакиров һәйкәленә карап башын иде. Аннары: «Ходай гомерләр бирсә, җырлыйбыз әле, Илһам абый», – дип өстәп куйды».
Бөек шәхесебез белән хушлашу бүген 10 сәгатьтә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә була. Җырчыны Казанда җирләячәкләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
-
Миләүшә Хәйруллина: «Кызыл юлдан»
Комментарий юк