Логотип
Хәбәрләр

Ходай түземлек бирсен

«Улым, менә бит, әкренләп хәл керә башлаган. Иншаллах, Ходай ярдәме белән терелүгә атлыйк», – дип яза әни кеше.

Автор-башкаручы Илназ Сафиуллинның COVID –19 белән авыруы хакында күпләр белә. Бу хакта артист үзенең Инстаграм сәхифәсендә хәбәр итте.

Үпкәләре 25% зарарланган артист хәзерге вакытта Казанның 7 нче хастаханәсендә дәвалана. Инстаграмда артист хастаханәдә көннәрен ничек уздыруы һәм гаиләсен сагынуы хакында сөйли. Күптән түгел Илназ әнисе белән язышкан смс-хатларын күрсәтте. Әни кешенең һәрбер сүзендә газиз улының сәламәтлеге өчен борчылуы, аңа мәхәббәте чагыла. «Улым, менә бит, әкренләп хәл керә башлаган. Иншаллах, Ходай ярдәме белән терелүгә атлыйк», – дип яза ул.

Әйе, өйдә Илназны сөекле хатыны һәм яраткан кызы Алилә зарыгып көтә, әти-әниләре һәм туганнары хәер догадан калдырмый. Якыннарының ярдәме һәм тамашачыларының җылы сүзләре Илназның сәламәтләнүгә ышанычын ныгыта. «Держимся!», – ди Илназ.

Илназ Сафиуллинга сәламәтлек телибез. Тиз арада савыгып, сәхнәгә кайтуына ышанабыз!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк