Логотип
Хәбәрләр

Хоспис сабыйлары ни сорый?

Хоспистагы сабыйлар Кыш бабайдан ни сораган?

Казан хосписында ел саен үткәрелә торган «Кыш Бабай фабрикасы» акциясе старт алды, аңа барлык теләүчеләр дә кушыла ала. Оештыручылар балалар бүлегенә һәм учреждениенең күчмә хезмәтенә бүләкләр кабул итә.

Балалар кышның төп тылсымчысына хатлар язган, алар Яңа елга иң көтелгән бүләкләре турында сөйләгән. Мәсәлән, Даяна Гыйззәтуллина иртә торыр өчен будильник сораган, ә аның сеңлесе Рената – музыкаль колонка.

Балаларның теләкләре төрле, һәм аларны үтәүче тылсымчылар, кагыйдә буларак, һәрвакыт табыла, дип хәбәр итә Анжела Вавилова исемендәге фонд. Сайтта бүләкләр исемлеге белән танышып, шуларның берсен сайларга һәм акциягә кушылырга мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, «Кыш Бабайга хат» традицион Яңа ел акциясен шулай ук «Альпари» хәйрия фонды да эшләтеп җибәрде. Казан халкы аңа кушыла һәм сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле булган балаларның, опекага алынган балаларның, шулай ук катлаулы тормыш ситуациясенә эләккән күп балалы гаиләләрдәге балаларның Яңа Ел теләкләрен тормышка ашыра ала.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк