Хуш, Бельмондо!

Танылган актёр Жан-Поль Бельмондо 88 яшендә вафат булган. Бу хакта дүшәмбе көнне «Agence France-Presse»ка актёрның адвокаты Мишель Годест хәбәр иткән.
Адвокат хәбәр итүенчә, актёр Париждагы йортында үлгән.
Бельмондо 1957 елдан карьерасын башлаган. Кинофильмнарда һәм француз театрлары сәхнәсендә барлыгы 100дән артык роль уйнаган.
Артист 1960 елда экраннарга чыккан Жан-Люк Годарның «Соңгы сулышта» фильмыннан соң танылган. Аннары Бельмондо Софи Лорен белән Витторио Де Сикның «Чочара» фильмында роль башкарды һәм «Оскар» премиясенә лаек булды.
Фото: @foto.istoriya
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
ЯҢАЛЫКЛАР
-
24 июнь 2022 - 13:47
-
23 июнь 2022 - 10:13
-
22 июнь 2022 - 15:07
-
21 июнь 2022 - 15:49
-
21 июнь 2022 - 13:49
-
21 июнь 2022 - 11:41
-
20 июнь 2022 - 13:16
-
18 июнь 2022 - 14:28
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте