Логотип
Хәбәрләр

«Хыянәт булырга мөмкин инде ул…»

Булат Нигъмәтуллин белән әңгәмәдән өзек.

Булат Нигъмәтуллин белән әңгәмәдән өзек.

– Улыгыз үсә, тәмәкесен дә, алкоголен дә кабып карау теләге барлыкка килгәндер.

– Улыма: «Әгәр дә сыра эчеп карыйсың килә икән, миңа әйт. Үзем алып бирәм, бергә эчәбез», – дим. Урамнарда, теләсә кемнәр белән буталып йөргәнче, өйгә кайтсын. «Миннән курыкма, качып йөрмә», – дим. 

– Әгәр ир-ат, ялгышып, башка белән йокласа, гаилә таркалырга тиешме?

– Шушы хата өчен генә парлар аерылыша башласа… Күп гаиләләр таркалыр иде, әлбәттә. Хыянәт булырга мөмкин инде ул… Кешенең үзенә уяу булырга кирәк дип уйлыйм. Үзең уйламасаң, Аллаһ кына саклап кала алмас. Һәм, әлбәттә, кичерә белү дә кирәк.

– Әйтик, никахка кадәр яшәргә ярыймы? Улыгызда шундый теләк булса?..

– Без яшәмәдек. Калганнар өчен җавап бирә алмыйм. Хәзер никахка кадәр яшәү дөрестер. Әгәр дә кеше аек акылы белән эш итә, тормышын мөстәкыйль алып бара, теләге бар икән, аңа нәрсә дип әйтәсең инде? Әмма безгә моны өйрәтмәделәр.

– Туташлар кияүгә кыз булып чыгарга тиешме?

– Бу соравыңа җавап бирә алмыйм. Тәрбиядән килә ул. «Желательно» дигән сүз дә бар бит. Кагыйдәләрне тагалар бит. Башта мөһим була, соңыннан башкалар белән аралаша башлагач, фикерең үзгәрергә мөмкин. Хикмәт бер-береңне аңлап яшәүдә.

– Никахка кадәр йоклау дөресме?

– Ничә яшьтә нихаклашуга караптыр. 35тә генә кияүгә чыксаң, шушы яшькә кадәр йөрисеңме?..

Тулырак: Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк