Логотип
Хәбәрләр

«Киләчәктә чын керәшен туен уздыру теләгем бар»

Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артисты Олег Фазылҗанов сүзләренчә, бүгенге көндә керәшен җырына, моңы күпләргә тансык.

Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артисты Олег Фазылҗанов туй, мәҗлесләр алып баруда зур тәҗрибә туплаган тамада, үзебезчә әйтсәк, аргыш. 90 нчы елларда ук, хәзергедәй тамадалар булмаган дәвердә, «кияү егете» – «свидетель» буларак мәҗлесләрне оештырып йөргән. Аның фикеренчә, бүгенге көндә кешеләргә туйны яки башка бәйрәмнәрне кайсы «йолдыз» алып барганлыгы, кем килеп җырлавы гына кызык, мәҗлеснең эчтәлеге арткы планда кала, шулай миллилек югала. «Керәшен туен йоласына туры китереп уздыру өчен берничә көн кирәк, элек бит туйлар атналар буе узган. Кафе, рестораннарда үткән бәйрәмнәр вакыт ягыннан бик чикле. Шуңа күрә, бүгенге туйларда берәр йолабызны куллану отышлы. Тик шулай да, киләчәктә чын керәшен туен уздыру теләгем бар. Җола кушканча, үзебезчә итеп», – дип белдерде Олег Фазылҗанов.

Аның сүзләренчә, ул берничә тапкыр мәҗлесне керәшенчә генә алып бару теләген белдергән, әмма бәйрәм хуҗаларыннан рөхсәт булмаган. «Оялу да, белмәгәнлек тә бар. 50 яшьләрдәге ата-аналар керәшенчә җолалалар уздыруга бик сирәк риза була, аннан да, яшьрәкләргә миллилек кирәкми, креатив сорыйлар. Тизлек заманы, күп сөйләү дә кирәкми бит хәзер. Ә керәшен туйларында элек һәркемнең үз җыруы булган бит», – дип, тәҗрибәсе белән бүлеште ул.

Олег Фазылҗанов сөйләвенчә, бүгенге көндә керәшен җыры, моңы күпләргә тансык: «Кунаклар китеп беткәч, өлкәнрәк буын вәкилләре аерым бер өстәл артына җыелып, авыл көйләрен, үз җырларын җырлап утыра. Туйның бу өлешендә яшьләр биксирәк катнаша», – дип сөйләде ул.

Чыганак: Туганайлар

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк