Кинотеатр ремонтка ябыла!
1 апрельдән Казандагы “Мир” кинотеатры ремонтка ябылачак. Бу хакта матбугат конференциясендә "Татаркино" дәүләт бюджет оешмасы директоры Миләүшә Айтуганова хәбәр итте. “Бина 1950 нче елларда төзелгән һәм аның бер тапкыр да ремонт күргәне юк. Биредә түбәдән су ага, утыргычлары да бик иске, идәнгә түшәлгән җәймә дә матур түгел”, - Миләүшә Ләбибовна. Ремонт өчен 13 миллион сум акча каралган, төзекләндерү эшләрен ярты ел дәвамында башкарырга уйлыйлар. Ә март аенда кинотеатрда төрле ташламалар гамәлдә булачак. “Ремонт башланганчы, йөреп калыгыз!”
Фото афиша
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
ЯҢАЛЫКЛАР
-
24 июнь 2022 - 13:47
-
23 июнь 2022 - 10:13
-
22 июнь 2022 - 15:07
-
21 июнь 2022 - 15:49
-
21 июнь 2022 - 13:49
-
21 июнь 2022 - 11:41
-
20 июнь 2022 - 13:16
-
18 июнь 2022 - 14:28
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте