Логотип
Хәбәрләр

«Әкият» курчак театры татар спектакле белән Халыкара фестивальдә дәрәҗәле диплом яулаган

«Әкият» курчак театры Белгород шәһәрендә уздырылган IX «Белгородская забава» Халыкара курчак театрлары фестивалендә катнашты һәм «Новация» номинациясендә диплом яулаган.

«Әкият» курчак театры Белгород шәһәрендә уздырылган IX «Белгородская забава» Халыкара курчак театрлары фестивалендә катнашты һәм «Новация» номинациясендә диплом яулаган.

Курчак театры фестивальдә жюри әгъзалары һәм тамашачылар игътибарына «SHURALE: яңа фантазия» спектаклен тәкъдим иткән. Белгород тамашачысы Казан артистларын бик җылы кабул иткән һәм көчле алкышларга күмгән.

«SHURALE: яңа фантазия» спектакленең режиссёры – Илгиз Зәйниев, куючы рәссамы – Сергей Рябинин, хореограф – Сәлимә Әминова.

Фестиваль 30 сентябрь  5 октябрь көннәрендә узды. Биредә Россия, Беларусь, Төркия курчак театрлары коллективлары катнашты.

Чыганак, фото: «Әкият» курчак театры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк