Логотип
Хәбәрләр

«Әкият» курчак театрының гастрольләре башлана

Тиздән «Әкият» курчак театры республикабыз шәһәрләре буйлап гастрольләргә чыгачак. Гастрольләр 15 марттан 19 мартка кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта театрның матбугат үзәге хәбәр итә.

Тиздән  Татар Дәүләт «Әкият» курчак театры республикабыз шәһәрләре буйлап гастрольләргә чыгачак. Гастрольләр 15 марттан 19 мартка кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта театрның матбугат үзәге хәбәр итә.

Артистлар яшь тамашачыларга  «Су анасы» (Г.Тукай, З.Хөснияр инсценировкасы) һәм «Мактанчык Әтәч» (Аманулла) спектакльләрен тәкъдим итәчәк. «Су анасы» спектакле  Габдулла Тукайның 135 еллык юбилей уңаеннан күрсәтелә. Спектакль – Төркиянең Искешәһәр һәм Анкара шәһәрләрендә үткәрелгән халыкара курчак театрлары фестивальләрендә катнашты.


Гастрольләр афишасы:


15 март 10:00 һәм12:00 - «Су анасы»
Лаеш, Мәдәният йорты

16 март 10:30 һәм 12:30 - «Су анасы»
Югары Ослан, Мәдәният йорты

17 март 10:00 һәм14:00 - «Су анасы»
Апас, Мәдәният йорты

18 март 11:00 һәм 14:00 - «Су анасы»
Мәлки авылы, Мәдәният йорты

19 март 10:00 һәм 12:30 - «Мактанчык әтәч»
Чистай, «Восток» мәдәни-ял итү үзәге.

Спектакльгә билетларны үткәрү урыны кассаларында сатып алырга мөмкин. 

Чыганак: «Әкият» курчак театрының матбугат үзәге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк