Логотип
Хәбәрләр

«Коронавирус вакытында үбешергә ярамый»

Үзизоляция вакытында халыкның ничек тә булса күңелен күрер өчен җырчылар ниләр генә уйлап чыгармыйлар. Җырчы Ришат Фазлыйәхмәтов сөйгәне белән яратканнар өчен күнегү тәкъдим итә.

Үзизоляция вакытында халыкның ничек тә булса күңелен күрер өчен җырчылар ниләр генә уйлап чыгармыйлар. Җырчы Ришат Фазлыйәхмәтов сөйгәне белән яратканнар өчен күнегү тәкъдим итә.

Видеода Ришат белән сөйгәне кара-каршы утырып күнегү ясыйлар, ахырдан күзгә-күз карашкач, бер-берсен үбеп алалар. Бу видео язылучылар арасында каршылыклы фикерләр уятты. Кайберләренә ошамады, кайсыларыдыр хуплады, кайберләре исә Ришатка яр сайлауда ашыкмаска куша.

«Яратканнар өчен күнегүләр күп инде ул», «Коронавирус вакытында үбешергә ярамый», «Гел шундый булып калыгыз», «Кешенең өйдә утырып тыйнаклыгы бетте, әдәпсез күренешләр экранга чыга башлады, бигрәк тә сәхнә кешеләрнең йөзе ачыла башлады», дип язалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк