Логотип
Хәбәрләр

«Котлыйбыз, бәхетле сабый булсын!» – Лилия Муллагалиевадан сөенечле хәбәр

Кичә Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиева гаиләсендәге куанычлы хәбәр белән уртаклашты.

Кичә Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиева гаиләсендәге куанычлы хәбәр белән уртаклашты. Артистканың дүртенче тапкыр әни булганына да бер ел вакыт үтеп, төпчек уллары Илһам да 1 яшен тутырган икән.

Шул уңайдан бәхетле әни Инстаграм сәхифәсендә төпчеген котлап матур тәбрикләү сүзләре урнаштырган: «Һәрбер бала үз бәхете белән туа диләр. Әйе, бик дөрес. Бала туу ул гомумән могҗиза. Җаннан җан ярала... 9 ай буе бер-берсенә бәйләнгән, тәңгәл килгән ике җан... Бу халәткә инде 1 ел узып киткән икән.

Илһам!

Ул безнең икенче төрле. Чөнки ул дүртенче, төпчек... Нәни, тәти, назлы аккош кебек. Улым!

1 яшең белән сине, балам!

Сәламәт бул, җаным! Озын гомер, бәхет телим! Акыллы булып үс! Безнең горурлык бул! Мин яратам сине, жимеш!» – дип яза җырчы.

Илһамны туган көне белән котлыйбыз. Бәхетле озын гомер телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк