Кулына пычак тоткан цирк директорын тикшерү көтә... (ВИДЕО)
Кадрларда аның пычак тотып кизәнүе күренә
Татарстан Мәдәният министрлыгы Казан циркы директорын тикшерә! Социаль челтәрдә таралган видеодан соң, ведомство тикшерү үткәрергә уйлаган. Анда цирк җитәкчесенә охшаган кешенең үзен агрессив тотуы күренә.Ул кулына пычак тотып ишек ачарга омтыла, берничә тапкыр кизәнә. Кайбер чыганаклар хәбәр итүенә караганда, бүлмәдә бер кеше бикләнеп утырган, кадрлардагы кеше аның янына керергә омтылып, кесәсеннән пычак чыгара. Аек булмаган дигән фаразлар да бар. «Татарстан Мәдәният министрлыгы тарафыннан әлеге факт буенча хезмәт тикшерүе үткәрелә. Хәзерге вакытта директор эштән алынмаган. Ул эш урынында», — дип яза яңалыклар агентлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
Комментарий юк