Курчак театрында – «ӘКИЯТ-BELEМ» проекты!
10 октябрь көнне Татар Дәүләт «Әкият» курчак театры масштаблы уникаль «ӘКИЯТ-BELEМ» мәдәни-мәгариф проекты тәкъдим итәчәк.
10 октябрь көнне Татар Дәүләт «Әкият» курчак театры масштаблы уникаль «ӘКИЯТ-BELEМ» мәдәни-мәгариф проекты тәкъдим итәчәк.
Бүгенге дөньяда – мәгълүмат технологияләре үсеш алган заманда – баланы китапка җәлеп итү шактый катлаулыга әверелә бара. Күп ата-аналар балада китап уку теләген ничек уятырга дип баш вата. «ӘКИЯТ-BELEМ» проекты даими рәвештә китаплар укырга, татар әдәбиятына, язучыларның иҗатына кызыксыну уятуны, балаларда сәнгать әсәрен тулы күләмдә кабул итү сәләтен үстерүне күздә тота. Проект кысаларында өч форматтагы лекция-очрашулар планлаштырылган.
Беренче формат-автор катнашында яңа балалар китапларын тәкъдим итү. Татарстанның әйдәп баручы авторлары белән турыдан-туры аралашуы һәм хәзерге татар әдәбиятының иң күренекле вәкилләре белән танышу. Тамашачылар белән тере элемтә-авторга да, укучыга да үсеш өчен менә дигән стимул. Очрашу кысаларында шулай ук, балалар өчен әдәби викториналар, китап күргәзмәләре һәм уеннар, танылган балалар язучылары әсәрләре буенча театральләштерелгән тамашалар оештырыла.
Икенче формат – «Татар балалар әдәбиятының 30 Бөек әсәре»дигән лекцияләр циклы.
Өченче формат – Балалар психологлары белән лекцияләр.
«Әкият-BELEM» проектын тормышка ашыру барышында милли әдәбиятка игътибар җәлеп итүгә юнәлдерелгән 30га якын очрашу үткәрү планлаштырыла.
Беренче кичәдә Фәйрүзә Мөслимованың «Татарча Әлифба» китабы белән танышу булачак.
Презентация үткәрү урыны: «Әкият» курчак театрының Кече залы. Башлана: 10 октябрь, 16-00 сәгатьтә. Керү бушлай. Әлеге чарада катнашу өчен алдан Ekiyat-belem@yandex.ru почтасы аша теркәлү мәҗбүри.
Чакырылган кунакларга театр музеена бушлай керү мөмкинлеге булачак.
Чыганак: «Әкият» курчак театры
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
-
Миләүшә Хәйруллина: «Кызыл юлдан»
Комментарий юк