Логотип
Хәбәрләр

«Кызганыч, бу чынбарлык»

Коронавирус авыруы хакында халык арасында күптән имеш-мимешләр йөри. Соңгы арада көз көне  янә үзизоляция башланачак дигән сүз тарала башлады. Илсөя Бәдретдинова да бу хакта үз фикерен белдерде.

Коронавирус авыруы хакында халык арасында күптән имеш-мимешләр йөри. Соңгы арада көз көне  янә үзизоляция башланачак дигән сүз тарала башлады. Илсөя Бәдретдинова да бу хакта үз фикерен белдерде.

«Борын-борын заманда концерт дигән нәрсәләр булган икән. Анда кешеләр очрашканнар, ди, имеш. Кочаклашып күрешкәннәр, жырлашканнар, күңел ачканнар. Хәттә кайвакыт бер кашыктан бәлеш тә ашаганнар икән дип сөйлиләр...Ә концерт дигән нәрсәдән соң барысы бергә җыелышып фотога төшә торган булганнар.

Ә аннары... Ә аннары ниндидер вирус дигән явыз килеп чыккан! Барлык кешеләрнең дә авызларын томалаган. Хәтта өйләренә куып ябып куйган. Кайберәүләрне үзе белән алып киткән. Күзгә күренмәгән, ләкин бик куркыныч булган.

Соңрак кешеләр ияләшкәннәр. Урамнарга чыкканнар, яңадан яшәргә өйрәнә башлаганнар. Ләкин көзгә керү белән тагын бер нәрсә килеп чыккан. Ул «нәрсә»  турында күп язарга ярамый! Шул нәрсә үтмичә, дәвамын язып булмый...» – дип яза Илсөя Бәдретдинова инстаграм битендә.

Инстачылар аның фикере белән килештеләр, һәм әкият иҗат итәргә киңәш иттеләр.

«Сезгә балалар өчен әкиятләр яза башларга кирәк!»;

«Әле бу уртасы гына... Менә хәзер Турцияләрдә ял итүче бәндәләр тагын берәр нәрсә ияртеп кайта башласа, була дәвамы»;

«Чыкмасын инде берүк, җитәр. Исән-сау эшләп, концертларга йөреп, ял итеп, бергә-бергә яшәргә язсын»;

«Бу замананың бер зур тарихы, иптәшләр. Кызганыч, бу чынбарлык», дип фикерен җиткерәләр укучылар.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Борыыын борын заманда концерт дигэн нэрсэлэр булган икэн...Анда кешелэр куплэп очрашканнар ди имеш?. Кочаклашып курешкэннэр, жырлашканнар, кунел ачканнар... Хэттэ кайвакыт бер кашыктан бэлеш тэ ашаганнар икэн дип сойлилэр... Э концерт дигэн нэрсэдэн сон барысы бергэ жыелышып фотога тошэ торган булганнар ???. Э аннарыыыыы... Э аннары ниндидер вирус дигэн явыз килеп чыккан! Барлык кешелэрнен дэ авызларын томалаган...хэтта ойлэренэ куып ябып куйган. Кайберэулэрне узе б.н алып киткэн. Кузгэ куренмэгэн лэкин бик куркыныч булган.Сонрак кешелэр ияләшкэннэр дилэр... Урамнарга чыкканнар...Янадан яшэргэ ойрэнэ башлаганнар... Лэкин козгэ керу белэн тагын бер НЭРСЭ килеп чыккан... Ул "НӘРСӘ" турында күп язырга ярамый!!! Ләкин, шул нэрсэ утмичэ, дэвамын язып булмый... #вирусыннысатыйм #иб#ильсиябадретдинова#илсоябэдретдинова#илсөябәдретдинова#илсиябадретдинова #татарэстрадасы#татарэстрадасыартистлары#концерт#татарстан#башкортостан#казан#казань

Публикация от Ильсия Бадретдинова (@ilsiiabadretdinova)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк