Логотип
Хәбәрләр

«Күзләрем бер генә сәгатькә ачылсыннар иде...»

Альбина Абрамова белән әңгәмәдән өзек.

– Альбина әйт әле, әти-әниеңне нинди итеп күз алдына китерәсең син?

– Алар икесе дә бик матур, чибәр һәм шул хәтле ягымлылар. Аларның йөзләреннән нур бөркелә, изгелек ташып тора. Мин аларны күңел күзем аша шулай күрәм...

– Хыялың бармы?

– Бар, әти белән әнием исән чакта күзләрем бер генә сәгатькә булса да ачылсыннар иде һәм гомер буе мине тәрбияләгән әти-әниемнең нурлы йөзләрен күрә алсам иде. Тагын, кояшны күрәсем килә, җир йөзенең, дөньяның, табигатьнең нинди төсләрдә булуын бер булса да, үз күзләрем белән күрәсем килә минем...

Тулырак: Туганайлар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк