Логотип
Хәбәрләр

Ләйлә Таишева бәлеш пешерергә өйрәтә

Татар эстрадасын яратып тыңлаучылар Ләйләнең уңганына сокланып туялмыйлар. Кечкенә генә Ләйлә абыйсы белән энесен дә бастырып йөрергә, сәхнәдә дә чыгыш ясарга, әнисенә дә булышырга җитешә. Менә нинди...

Татар эстрадасын яратып тыңлаучылар Ләйләнең уңганына сокланып туялмыйлар. Кечкенә генә Ләйлә абыйсы белән энесен дә бастырып йөрергә, сәхнәдә дә чыгыш ясарга, әнисенә дә булышырга җитешә. Менә нинди уңган безнең Ләйлүк!

Узган көнне Ландыш Нигъмәтҗанова инстаграмына видео урнаштыра. Видеоязманың төп геройлары: Ләйлә һәм Гомәр, алар икәүләшеп бәлеш пешерәләр. «Безгә кешеләр җыелалар, бәлеш пешерегә кирәк. Син түгәрәкләр яса, ә мин бәлеш ясыйм!», – дип энесен өйрәтеп тора.

Биредә Ләйлә энесенә генә акыл өйрәтми, әнисенә дә: «Гел бәрәңге белән ит ашап тормыйлар бит инде!» – дип акыл өйрәтеп өлгерә. Белдегезме?! Шундый җитез булганына ярата инде халык Ләйләне. Видео астында тамашачылар Гомәр белән Ләйләне ничек яратканнарын белдерделәр. «Дөрес тә әйтеп куя инде! Молодец Ләйлә!», «уңганнар инде, күз тимәсен!», дип язучылар шактый күп.

Ә Сез Ләйләнең сүзләре белән килешәсезме?

Автор: Г. Вәлиева

Фото/видео: Инстаграм @landyshnigmatjanova

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк