Логотип
Хәбәрләр

Ландыш Нигъмәтҗанова «Яшьләр проекты» номинациясенә лаекмы?

«Татар җыры-2018» премиясендә «Яшьләр проекты» номинациясендә Татарстанның атказанган артисты, өч бала әнисе, 34 яшьлек Ландыш Нигъмәтҗанова җиңде. Җырчының бу номинациядә җиңү яулавы тамашачыны гаҗәп...

«Татар җыры-2018» премиясендә «Яшьләр проекты» номинациясендә Татарстанның атказанган артисты, өч бала әнисе, 34 яшьлек Ландыш Нигъмәтҗанова җиңде. Җырчының бу номинациядә җиңү яулавы тамашачыны гаҗәпләндерде. Номерының башлану мизгеле болайрак иде: биючеләре Ландышны сәхнәгә күтәреп алып чыкты. Бер тамашачының: «Шулкадәр яшь, хәтта сәхнәгә өстерәп алып чыгалар», ‒ дигәне ишетелде. 

Янымдагы апа (ул шоу-бизнес аналитигы булды бугай, исемен сорарга онытканмын) «Беткән ди татар эстрадасында яшьләр!» ‒ дип пырларга тотынды. Җырчының нинди икәнен беләсең килсә, аның тамашачысын тыңла икән. Аегын да, аек булмаганын да тыңларга тулы килде.  

Чыганак: intertat

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк