Ландыш Нигъмәтҗанова тормышын җимергән сөяркә хакында

Шоу-бизнес өлкәсендә көн саен диярлек көтелмәгән борылышлар булып тора, кемнәрдер талаша, икенчеләре дуслаша... Ә туганлык һәм гаилә мөнәсәбәтләре кушылган җирдә тавыш һәм гауга икеләтә күбрәк була...

Инстаграм тасмасында җырчы Ландыш Нигъмәтҗанова бик кыю мөрәҗәгать белән чыкты: «Минем тормышында күңелемә бер дә хуш килмәгән үзгәрешләр барлыкка килде. Мин 15 ел хезмәт биргән, миңа якын булган Барс Медиа компаниясеннән китәргә карар кылдым. Сәбәбе – компаниядәге бертуган абыйлар арасындагы низаг. Сөяркәсе белән яшәр өчен кызының әтисенә каршы баруы. Ә бит өстәвенә, әлеге сөяркә компания өчен булган мөһим карарлар чыгара! Өстәвенә, кадрлар белән бәйле. Мине гайбзт сата, дип уйлый күрмәгез. Чөнки мин теләсә кайсы бәйсез телекомпания эфирында үземнең сүзләремне раслыйм. Минем һәрбер әйткән сүзем хак, ә сезне, Динә Маратовна һәм Айгөл Миндаровна миңа кушылырга чакырам», – дип сөйли җырчы.

Бу мәсьәлә тирәсендә дә зур тавыш кубарга тора. Ахыры хәерле булсын, төен әкренләп сүтелә башлады бугай...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
2357
0
3
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Гөлназ Асаеваның хәле начарайган
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Казнага Кагылма
  • Казнага Кагылма
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы