Логотип
Хәбәрләр

Ландыш Нигъмәтҗанованың бәбие кайчан туар?

Узган көнне Ландыш Нигъмәтҗанова инстаграм битендә яңа фотолар белән уртаклашты. Фотосурәтләр астында җырчы 4 сабыеның кайчан туачагын әйтте.

Узган көнне Ландыш Нигъмәтҗанова инстаграм битендә яңа фотолар белән уртаклашты. Фотосурәтләр астында җырчы 4 сабыеның кайчан туачагын әйтте.

 «Җәй бик матур булды. Ләкин матурлыклар әле күренә башлады. Бу юлы токсикоз белән бик нык интектем. Хәзер бөтен нәрсә матур булып күренә. Дөньялар да бераз тынычланып, ачылып китте бугай. Эшләр дә күбәйде, төрле җирләрдә чыгыш ясыйбыз, Аллага шөкер.

Күп сораулар килә, «кемне көтәсез дип?», анысын, Алла бирса, соңрак белербез, ә «срокка» килгәндә, 3,5 айлап йөрисе бар әле. Исән-сау булыйк!

Үземне бик шәп хис итәм. Гомәрне көткәндә, табарга концерттан киткән идем, монысы белән карарбыз», – дип яза Ландыш Нигъмәтҗанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк