Логотип
Хәбәрләр

Әле яшим!

Күңелемнән: "Ахырым шушы микән лә минем?",- дип уйлап куйдым.

Ришат Фазлыйәхмәтов күптән түгел хастаханәдә ятып чыкты, аны ашыгыч рәвештә скорый белән алып китәләр... Бүген ул ниләр булганын бәян итте.

"Хәлсезлектән интегеп, кая барып бәрелергә белми йөрдем, бөтен тәнем, һәр күзәнәгем сызлады бугай.. Температураны ни белән дә төшереп булмады. Ни булса да, мунча ийгә китерер дип, концертта Сез бүләк иткән себерке белән чабынып, мунча кереп чыктым. Чәй дә тамактан узмады, суларга кыен була башлады. Ятып торыйм әле дип урынымнан торып киткәч, күз алларын томан каплады. Колакта Тәтишкамның: "Ришат, уян!",- дигән сүзләре генә яңгыраганы истә.
Аңга килгәч, сөйләшүләр буенча, больницада икәнемне аңладым, ләкин күзләрне никтер ача алмадым, әйтерсең лә кемдер кысып тотып тора иде, бу дөньяны күрсәтәсе килмәгән төсле. Тән әрни, йөрәк әрни. Күңелемнән: "Ахырым шушы микән лә минем?",- дип уйлап куйдым. Каршыма Әни сүрәте басты, ул миңа елмаеп: "Улым, догамнан ташламыйм, син бирешмә!",- диде һәм югалды. Еракта Тәтишкамның врачлар белән сөйләшүе ишетелә: "Әле яши, Алла бирса!" Шушы мизгелдә мин иң бәхетле кеше икәнемне аңладым: Әнием дә догада тора икән, инде мәрхүмә булса да, Тәтишкам да янымда.
"Әлбәттә яшим! Әле күпме җырлыйсы җырларым бар! Гомерем буе үз халкыма хезмәт итәсем бар, изге эшләр кыласым бар, менә күзләремне генә ачыйм да!"
Ачтым... Яшәүнең нинди зур бәхет һәм бүләк икәнен аңладым. Бөтенләй яңа көч тойдым үзәктә. Яшәрмен! Яшнәрмен!
Сездән килгән изге теләкләрне укып, ир-ат булсам да, еладым. Мин әле шулкадәр кешегә кирәк булганда, ничек инде ташлап китәсең бу якты дөньяны! Һәрбер хатта җылылык, минем өчен борчылу...❤️ Телефон бер өзлексез шалтырап торды, бер уйламан кешеләр миңа, бар эшен ташлап, ярдәмгә килергә омтылды. Тормышымның иң кадерле мизгеле, яңадан тудым! Һәрберегез каршында баш иям!❤️
Гомер бер уйламаганда өзелергә мөмкин икән, шуңа күрә, тагын да ныгырак эшләвемне дәвам итәрмен, татарымның милли хәзинәсен баету, тарихта үз эземне калдыру өстендә эшләрмен.
Терелеп кенә бетим, май аенда концертымда күрешербез, Алла бирса!"

Амин, шулай булсын, Ришат! Җырларың белән озак сөендерергә язсын!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк