Логотип
Хәбәрләр

Әлфинә Әзһәмова ни хәлдә?

«Интертат» популяр җырчы Әлфинә Әзһәмовага шалтыратып, хәлләрен сорашты. Әлфинә апа чемоданнарын җыеп, уллары һәм киленнәре белән Төркиягә ялга китәргә җыенып йөри иде. 

«Интертат» популяр җырчы Әлфинә Әзһәмовага шалтыратып, хәлләрен сорашты. Әлфинә апа чемоданнарын җыеп, уллары һәм киленнәре белән Төркиягә ялга китәргә җыенып йөри иде. 

«Җәй бик күңелле үтә. Әле гаиләбез белән җыйнаулашып, ун көн Төркиядә ял итеп кайтмакчы идек. Мин чит илләргә гел киленнәр белән бергәләп йөрим бит. Беренчедән, алар инглиз телен беләләр. Икенчедән, без өлкәнрәк буын булгач, алар белән аэропортларда йөрүе дә рәхәтрәк. Киленнәрдән уңдым мин, Аллаһка шөкер. Бөтен кешегә дә шундый киленнәр теләр идем. Алайса хәзер кайбер кызларга карап торам да, боларны ата-аналары ничек тәрбияләде икән дип уйлыйм. Ни ашарга пешерә, ни энә тота белмиләр. Шуңа күрә киленең начар икән, аны түгел, ата-анасын гаепләргә кирәк. Кияүгә чыгып, мөстәкыйль тормыш итәргә кызларын бер бөртек тә әзерләмәгәннәр.

Минем кода-кодагыйларым – иң якын кешеләрем. Туганнардай аралашып яшибез. Киленнәрем дә үземне хөрмәт итеп торалар. Кая бара башласак та, гел бергә без. Малайлар хатын сайлый белгәнме, киленнәр дөрес ир сайлаганмы, Аллаһка шөкер дип кенә торырлык», – ди җырчы. 

Әлфинә апа социаль челтәрләрдә бик сирәк күренә. Башка артистлар кебек хайп артыннан кумый, мөгез дә уйлап чыгармый. Аның сәбәбен ул болай аңлатты: 

«Мин тыныч кына, үз гаиләм белән генә яшәргә өйрәнгән кеше. Алай күпкә рәхәтрәк. Инстаграмда 4-5 меңләп язылучым бар. Ләкин минем инстаграм аша алар белән аралашып утырганым юк. 

Инстаграмда һәр сүзеңә ябышырга гына торалар. Кереп-кереп карыйм да, әче телле кешеләрнең күплегенә исем китә. Берсе дә тискәре фикерләрен белдермичә калмый. Әле аларның күбесе ак яулыклы, намаздагы әбиләр», – дип сөйләде Әлфинә апа «Интертат» хәбәрчесенә. 

Тулырак: Интертат

Фото: @alfinaazgamova

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк