Логотип
Хәбәрләр

Әлфис Кыямовның кызы Айгөл: «Әтинең китүе фаҗига булды»

Татарстанның атказанган артисты Әлфис Кыямовның арабыздан китүенә быел 17 ел булды. Кызы, танылган биюче, Татарстанның атказанган артисты Айгөл Кыямова белән Әлфис абыйны искә алып әңгәмә кордык.

Татарстанның атказанган артисты Әлфис Кыямовның арабыздан китүенә быел 17 ел булды. Кызы, танылган биюче, Татарстанның атказанган артисты Айгөл Кыямова белән Әлфис абыйны искә алып әңгәмә кордык.

Айгөл, әңгәмәне кайгы алып килгән 2004 елдан башлыйк әле...

– Миңа ул вакытта 16 яшь иде, хореография училищесында укыган чагым. Гыйнвар аенда гына туган көнемне үткәрдек. Әти гастрольдән кайтып, миңа бәйрәм ясады. Матур гына яшәп ятканда, безнең өчен зур фаҗига булды. 2004 елның 8 февралендә әти китте. Тормышым 180 градуска үзгәрде. Югалып калдым. Укыйсы килми, акча ягыннан да кыен була башлады. Хәмдүнә апа Тимергалиева һәм башка артистлар үзләре белән концертларга чакырды. Мин 11 яшьтән әти белән гастрольләргә йөри башладым. Яшь булсам да, биюләрем шактый бар иде. Акча кирәк булгач, берничә юнәлештә эшләргә туры килде. Акчалата да, район-авылларда азык-төлек белән дә түлиләр иде. Бер еллап шок хәлендә йөргәннән соң, әтинең юклыгы сизелә башлады. Кыз балага әти терәге, әти сүзе бигрәк тә кирәк. Кыз бала әти канаты астында үсә. Хәзер дә ул хис бар. Ирем Раил белән икебезгә бер әти, бер әни. Аның да әнисе авырып, бик иртә китеп барды. Раил әниемә “әнкәй” ди.

Әлфис абый нинди кеше иде?

– Артистлар арасында әти шаян телле, шук иде. Ә өйдә сабыр, күп сөйләшми иде ул. Өйдә дә баянда уйный иде. Ул миңа беркайчан да: «Кызым, мин сине яратам», – дип әйтмәде. Ләкин мин аның яратуын тоя идем. Хәтта сәхнәдә биегәндә дә, сәхнә артында басып торган әтинең карашын, минем өчен дулкынлануын сизә идем. Минем алда җыр яки бию юлыннан китәргә дигән сайлау булды. «Кайсы һөнәрне сайлыйсың, шуны җиренә җиткереп эшлә», – диде әти. Биюгә сәләтемне күреп, шушы юлдан алып барган әти-әниемә бик рәхмәтлемен. 

Чыганак: Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк