Логотип
Хәбәрләр

Лилия Муллагалиева: «Мин ‒ илемнең нуры»

Буген ТАТМЕДИА конференцлар залында җырчы Лилия Муллагалиева үзенең «Мин» китабын тәкъдим итте. Анда җырчы Лилия Муллагалиева үзе, җырларның текст авторлары Эльвира Сафина, Нариман Камал, Кәүсәрия Нур...

Буген ТАТМЕДИА конференцлар залында җырчы Лилия Муллагалиева үзенең «Мин» китабын тәкъдим итте. Анда җырчы Лилия Муллагалиева үзе, җырларның текст авторлары Эльвира Сафина, Нариман Камал, Кәүсәрия Нуруллина, җырчы Айгөл Бариева катнашты.

Презентациядә Лилия китапның язылу тарихы белән таныштырды. Лилия соңгы елларда көйләр язу белән мавыга башлаган, китапта җырчының үзе язган көйләргә язылган җырлар урын алган. Җыр тексты бирелгән һәм шунда ук ноталарга салынган көйләр дә урнаштырылган.

Лилия Муллагалиева үзенең концертына эзерләнә, анда шушы китапка кертелгән 42 җыр башкарылачак. Җырчы Айгөл Бариева билгеләп үтүенчә, җыр язу җиңел түгел, «Җыр тудыру бала тудыру белән бер ул», ‒ ди ул. Шулай ук җыр текстларының авторлары да чыгыш ясады, алар Лилияне дөнья күргән китабы белән котладылар.Без дә Лилияне чын күңелдән котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк