«Җәлләп куям үзегезне...»
Танылган журналист һәм блогер Айсылу Лерон инстаграмда «Совет-киңәш» һәм «Серләшик» төркемнәрен алып бара. Әлеге төркемнәр бик популяр булу сәбәпле, биредә булган язмаларны урлап, башка төркемнәргә урнаштыралар икән. Бу хакта Айсылу үз тасмасында яза.
Танылган журналист һәм блогер Айсылу Лерон инстаграмда «Совет-киңәш» һәм «Серләшик» төркемнәрен алып бара. Әлеге төркемнәр бик популяр булу сәбәпле, биредә булган язмаларны урлап, башка төркемнәргә урнаштыралар икән. Бу хакта Айсылу үз тасмасында яза.
«Совет-киңәш» һәм «Серләшик» шулкадәр популяр ки, кайбер иптәшләр аның уңышын кабатлау максатыннан группаларымның клоннарын булдырды. Ярар, яңасын уйлап чыгара алмагач, кабатлап утырудан башка чараң юк инде. Чурт с ним. Әмма дә ләкин минем төркемгә килгән хатларны урлап, үзләренең сәхифәләренә куючыларны ничек акларга?
Инде ничә мәртәбә язды подписчиклар, «минем хатым нигә башка аккаунтта чыккан?» дип.
Нәрсә дип әйтим соң, бу группаларга язучы юк, күрәсең. Шулай дип аңларга кирәктер. Хәер, группага язмау ул бит әле, башка берәүнекенә кереп, аның контентын үзләштерергә кирәк дигән сүз түгел, шулай бит?..
«Иптәш-дускайларым», (бу төркемнәр артына кемнәр яшеренгәндер, белмим, беләсем дә килми) үзегезнең булдыксызлыкны гына күрсәтәсез бит... Хәтта җәлләп куям үзегезне. Ачу сакламыйм. Ләкин бу гамәлләрегез сезне бизәми дип кенә әйтәсем килә. Язылучыларым миңа ышанып яза. Ә мин үз чиратымда аларның ышанычын акларга тырышам. Ихлас булсагыз, сезгә дә язарлар. Ә болай үз дәрәҗәгезне генә төшерәсез», – ди ул соңгы постында.
Фото: @iceluleron
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
-
Миләүшә Хәйруллина: «Кызыл юлдан»
Комментарий юк