Логотип
Хәбәрләр

Ләйлә Дәүләтова: «Кеше тормышына тыкшынырга ярамый»

         Популяр алып баручы һәм шагыйрә Ләйлә Дәүләтованы еш кына теләсә нинди сораулар белән аптыраталар. Бу хакта шагыйрә Инстаграмда уртаклаша. Ләйлә Дәүләтованың мөрәҗәгате кеше тормышына кысылып, үз фикерләрен көчләп тагучы кешеләргә багышлана.

         Популяр алып баручы һәм шагыйрә Ләйлә Дәүләтованы еш кына теләсә нинди сораулар белән аптыраталар. Бу хакта шагыйрә Инстаграмда уртаклаша. Ләйлә Дәүләтованың мөрәҗәгате кеше тормышына кысылып, үз фикерләрен көчләп тагучы кешеләргә багышлана.

         «Гөлмәрьям кечкенә чакта ник чәчен кистерәсез, дип аптыраталар иде! Хәтта бер таныш түгел кеше, у вас очень красивый мальчик, дип әйткән иде. Көлдем генә. Җавап бирәм – чөнки кыска чәч уңайлы, матур, тирләми, заманча, килешә! Башкаларга да чын йөрәктән, кечкенә бәбиләрнең чәчен кисәргә тәкъдим итәр идем! Авырттырып тарыйсы да, кысып үрәсе дә юк. Иң мөһиме – ул үзе кистерергә тели иде! Тем более, чәч бит ул үсә торган әйбер. 4 яшендә үзе кайтып, «Әннәм, чәчне үстерә башлыйк» диюгә үстерә башладык, 2 елда чәче биленә җитте.

         Хәзер инде ник сез аңа Бәби дисез, ник ул Әннә ди, дип аптыраучылар барлыкка килде! Мина ӘННӘ дигән сүз ошый. Ничек уйлыйсыз, миңа үз баламнан Әннә дигән сүз ишетергә ярыймы, әллә инде ничек дип эндәшсен дип, кемнәндер рөхсәт сорыйммы?

         Гөлмәрьям үзе дә, Әннәм, сиңа ничек эндәшсәм күбрәк ошый дип кайтып сорады! Хәтта 4-5 яшьлек бала да һәркемнең үзе теләгәнчә эндәшергә хакы барлыгын белә.

         Мин Гөлмәрьямгә әллә нинди матур сүзләр белән эндәшәм! Ләкин үзенә Бәби дип эндәшкәнне ярата ул! Иң мөһиме шул!

         Алай әйтергә ярамый, болай эндәшергә ярамый, дигән сүзләрне бөтенләй аңламыйм мин! Кеше тормышына, кеше эшенә артык тыкшынырга, үз фикереңне көчләп тагарга ярамый. Менә монысы точно хак» – дип искәртә шагыйрә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк