Ләйлә Дәүләтовага мактаулы исем бирелде

Ләйлә Дәүләтова инстаграмында шатлыклы хәбәр белән уртаклаша. Бүген аңа мактаулы исем тапшырылды.

«Котлый аласыз, дусларым!

Мин хәзер рәсми төстә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе. Фәрит әфәнде кулыннан бүләк алгач сабый баладай сөендем. Хәзер өр-яңа көч белән яңа шигырьләр язарга, теле тапшырулар эшләргә әзер. Иҗатымны яраткан һәр татар кешесенә, бөтен татар дөньясын яктыртучы «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенә, татар эстрадасының алтын баганасы булган «Салават» җыр театрына, минем җырларымны тамашачыга җиткерүче һәр артистка зур рәхмәтемне белдерәм. Һәм иң мөһиме, бөтен татар халкы исеменнән безне шундый матур, тыныч илдә яшәткәннәре өчен Татарстан җитәкчеләренә чын йөрәктән мең рәхмәт әйтәсем килә», – дип язган Ләйлә.

Шагыйрәне ихлас күңелдән котлыйбыз һәм иҗатында уңышлар телибез!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
742
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Илсөя Бәдретдиновага: «Бәби алып кайт инде...»
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Останови огонь
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы