Логотип
Хәбәрләр

Ләйсән Гыймаева һәм Булат Бәйрәмов гаиләсендә шатлык

Ләйсән Гыймаева һәм Булат Бәйрәмов гаиләсендә шатлык. Котлыйбыз!

Җырчы Ләйсән Гыймаева белән танылган алып баручы Булат Бәйрәмовның олы кызлары Таңсылу музыка мәктәбен бетергән.

«Таңсылу музыка мәктәбен тәмамлап кызыл диплом алды. 2 мәктәптә параллель уку җиңел булмады, ләкин син молодец, максатыңа ирештең, кызым, укып бетердең!

Балаларыбыз уңышлары белән сөендереп торсын, исән-сау булсыннар», – дип яза Ләйсән Гыймаева.

Таңсылуны без дә котлыйбыз һәм уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк