Логотип
Хәбәрләр

М. Мәһдиевнең «Без – 41 ел балалары» әсәре буенча фильмны төшерү дәвам итә

Бу көннәрдә Үрнәк, Сикертән авыллары халкы иҗади мохиттә яши: Арча районында «Без – кырык беренче ел балалары» фильмының җәйге сәхнәләрен төшерү дәвам итә.

Бу көннәрдә Үрнәк, Сикертән авыллары халкы иҗади мохиттә яши: Арча районында «Без – кырык беренче ел балалары» фильмының җәйге сәхнәләрен төшерү дәвам итә.

Иҗат төркеменең беренче сменасы тулай торак сәхнәсен төшерүдән башланды. «Тулай торакның үз тормышы, үз тәртипләре, үзенең эчке дөньясы бар. Монда комедия, драма жанрлары чиратлашып килә», – дип яза М. Мәһдиев үзенең «Без – кырык беренче ел балалары» повестендә. Тулай торак шул чорга хас көнкүреш әйберләре, плакатлар белән бизәлгән. Сугыш еллары рухын кино сәнгатендә чагылдыруда иҗат төркеменә авыл кешеләре дә ярдәм итә, өйләрендә сакланып калган тарихи реквизитлар белән бик теләп уртаклашалар. Әсәрнең гаять халыкчан булуын исәпкә алсак, кешеләрнең активлыгын һәм ярдәмчеллеген аңларга була.

Чыганак, фото: Татар кино

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк