Логотип
Хәбәрләр

Мәскәү Татарстан киносы көннәренә әзерләнә

«Татар-Мәскәүдә узачак Татарстан киносы көннәре кысаларында, тамашачыларга алты фильм күрсәтеләчәк. Бу хакта Мәскәү татарлары «Штаб»ы хәбәр итә.  Татарстанда төшерелгән һәм Казан Халыкара мөселман...

«Татар-Мәскәүдә узачак Татарстан киносы көннәре кысаларында, тамашачыларга алты фильм күрсәтеләчәк. Бу хакта Мәскәү татарлары «Штаб»ы хәбәр итә. 
Татарстанда төшерелгән һәм Казан Халыкара мөселман киносы фестивалендә җиңү яулаган кинотасмалар 30 ноябрь һәм 1, 2 декабрь көннәрендә тамашачыга тәкъдим ителәчәк. 
30 ноябрь көнне тамашачылар «Мулла», 1 декабрьдә «Байгал», 2 декабрьдә «Хәлимә»фильмнарын карый алачак.
Моннан тыш, кинотасмаларны төшергән режиссерлар белән очрашулар үткәрү планлаштырыла. 
Татарстан киносы көннәре 30 ноябрьдә тантаналы төстә ачылачак. Чарада ТР Премьер-министры урынбасары-Татарстанның Россия Федерациясендә Тулы  вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, «Татаркино» директоры Миләүшә Айтуганова катнашачак. 
Тантанада Татарстан кинематографистлары берлеге рәисе, «Байгал» фильмы режиссеры һәм продюсеры Илдар Ягъфаровны, «Мулла» фильмы режиссеры һәм баш рольне башкаручы Рамил Фазлыевны, «Хәлимә» фильмының баш режиссеры Юлия Захарованы да күрергә мөмкин булачак. 
 
Фото: Салават Камалетдинов
 Чыганак: татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк