«Маңгаен иснә дигән идем»

Алмаз Мирзаянов һәм Зөлфирә Шәйдуллина туенда төшерелгән фото, видео белән инстаграм тулды инде. Зөлфирә тагы бер кызыклы видео белән уртаклашты.

Видеода кияү белән кәләшнең беренче күрешү мизгеле күрсәтелгән, бу вакытта аларны фотограф төшереп тора. Ул аларга ничегрәк сурәткә төшәргә икәнен аңлата. «Давай киттек. Кәләшнең уң ягыннан килеп бас. Букетыңны бир, тоттыр. Пәп итеп ал, кочаклап, маңгаен иснә. Ой, китте бу тел белән кереп. Маңгаен иснә дигән идем, булды, булды», дип сөйләнә ул. Бу вакытта Алмазның телефоны шалтырый, фотограф ул сөйләшеп бетергәч төшерүне дәвам итәрбез, ди.

Зөлфирә үзе бу видео астына «Шушы момент ииииииииң рәхәте булды! Нәкь шушында мин Алмаз Мирзаяновның минем ирем буласы икәнен аңладым! Истерический көлү, авызны җыеп булмый, курку хисе, барысы да шушында... Вулкан булсам шартлар идем, чынлахый!

Әле дә кияугә чыкканымны, туй ясаганыбызны аңлап бетерә алмыйм. Сез җибәргән видеоларны кат-кат күз яшьләре белән карыйм. Шулай әкрен генә сезгә туйда булган мизгелләр белән бүлешербез», дип язып куйган.

Бәхетле булыгыз!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
660
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
«Илнарга карата авыр сүзләрегезне кабул итмим!»
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Световозвращающие элементы на одежде ребенка могут спасти ребенку жизнь
  • Световозвращающие элементы на одежде ребенка могут спасти ребенку жизнь
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы