Логотип
Хәбәрләр

Май бәйрәмнәрендә Казанда беренче тапкыр Пасха ярминкәсе узачак

Казан май бәйрәмнәрендә балалар белән сәяхәт итү өчен туристлар арасында популяр шәһәрләр өчлегенә керде. Кунаклар уртача алганда 2-4 көнгә кунакханәләрне броньлый. Якынча мәгълүматларга караганда, ма...

Казан май бәйрәмнәрендә балалар белән сәяхәт итү өчен туристлар арасында популяр шәһәрләр өчлегенә керде. Кунаклар уртача алганда 2-4 көнгә кунакханәләрне броньлый. Якынча мәгълүматларга караганда, май бәйрәмнәрендә Казан кунакханәләренең уртача йөкләнеше 62,8% тәшкил итәчәк. Май бәйрәмнәрен Казанда ничек үткәрергә мөмкин булуы турында бүген эшлекле дүшәмбе вакытында Туризм үсеше комитеты рәисе Дарья Санникова сөйләде.

Казанда гадәттәгечә киң күңел ачу программасы әзерләнәчәк. 4 һәм 5-нче майда 12.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр беренче тапкыр Казанның Бауман урамында Пасха ярминкәсе узачак. Биредә бәйрәм символикасы һәм декорацияләр белән бизәлгән сәүдә рәтләре җәелдереләчәк. Ярминкәдә җирле фермерлар продукциясе, икмәк пешерү һәм сыр җитештерүчеләр, Татарстан һөнәрчеләреннән сувенирлар тәкъдим ителәчәк. Ярминкәдә Казан рестораннары һәм кафелары катнашачак. Кунаклар продукцияне татып кына калмыйча, төрле ризыклар әзерләү буенча күп санлы мастер-классларда да катнаша алачак.

Ярминкәдә музыкаль һәм фольклор коллективларының чыгышлары, рәсем конкурслары, кулич әзерләү һәм пасха йомыркаларын буяу буенча мастер-класслар, призлар уйнату планлаштырылган. Биредә үк балалар өчен күңел ачу зонасы оештырылачак, дип сөйләде Д.Санникова.

Күңел ачу программасы «Татар утары» ресторанының җәйге террасасында узачак. Биредә май бәйрәмнәре дәвамында баянчы уйнаячак һәм музыка коллективлары чыгыш ясаячак. Артистлар композицияләрне рус, татар һәм инглиз телләрендә башкарачак.

Татарстан мәдәнияте белән Казан кунаклары «Туган авылым» комплексында таныша алачаклар, анда 1-нче майдан алып 4-нче майга кадәр һәм 10-нчы майдан 11-нче майга кадәр 18.00 һәм 20.30 сәгатьтә биюләр, җырлар һәм мәзәкләр белән интерактив театральләштерелгән тамаша узачак.

Мәдәни программа «Казан Кремле» музей-тыюлыгында әзерләнгән. Килүчеләр өчен квестлар, бушлай экскурсияләр, Бөек Җиңүгә багышланган ял көне программалары планлаштырылган. Чаралар җәдвәле белән Кремль сайтындагы «Программалар» бүлегендә танышырга мөмкин.

Моннан тыш, 8-нче майда Кремль яр буенда «Без хәтерлибез» дигән флешмоб узачак, ә 9-нчы майда яр буена килүчеләр кыр кухнясы, концерт программасы белән Җиңү көнен билгеләп үтәчәкләр. Биредә үк бәйрәм кунакларын викториналар һәм конкурслар көтә.

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк