Мандаринга бәя арта: 269 сум!

Россиядә  мандариннарга бәя арткан! Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан  бу гадәти күренеш ди белгечләр. «Эвотор» компаниясе вәкилләре ноябрьдә мандарин  килограммы 164 сум тәшкил иткәнен хәбәр итә. Шулай итеп, бер елда  бәя арту  25% ка җиткән. «Руспродсоюз» мәгълүматларына караганда, күпләп сату бәясе уртача бер килограмм өчен 110 сум булган, узган ел  исә 90 сум тәшкил иткән.

Иң кыйммәтле мандариннар Перудан китерелә, уртача бәясе — 269 сум, иң арзаннары Абхазия һәм Грузиядән  - 131 һәм 103 сум.

Октябрь ахырында Роспотребнадзор Төркиядән Россиягә мандариннар кертүне туктатты. Бу Йогышлы авырулар килеп чыгу һәм таралуга юл куймас өчен эшләнде.

Фото: pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
563
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Салаватка җавап "хаты" килде: "Ләйсән апа белән җенси мөнәсәбәтегез дә кызыксындырмый"
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы