Логотип
Хәбәрләр

Марат Бәшәровның хатыны аерылышуга судка гариза биргән

 Бер атна элек Марат Бәшәровның хатыны Инстаграм челтәрендә аның белән аерылышырга ниятләвен хәбәр итте. Елизаветаның сүзләренә караганда, ул актерның алкоголь белән мавыгуыннан һәм кул күтәрүеннән ар...

 Бер атна элек Марат Бәшәровның хатыны Инстаграм челтәрендә аның белән аерылышырга ниятләвен хәбәр итте. Елизаветаның сүзләренә караганда, ул актерның алкоголь белән мавыгуыннан һәм кул күтәрүеннән арыган. Шушы көннәрдә ул Таиландтан кайткан һәм судка дәгъва белән мөрәҗәгать иткән. Марат белән Елизаветага улының яшәү урынын билгеләргә туры киләчәк.

Марат исә журналистларга: «Мин коментарийлар бирмим. Хатыным белән мөнәсәбәтемдә бар да тәртиптә»−, дип җавап биргән.

Автор: Александра Иванова

Фото: Instagram

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк