Марат Бариев Алинә Заһитованың Татарстанга күченүе турындагы сорауга җавап бирде
(Казан, 27 февраль, “Татар-информ”, Егор Никитин). Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев Олимпиада чемпионкасы Алинә Заһитова гаиләсе Ижевскидан Казанга күчү турында үзләре карар кабул и...
(Казан, 27 февраль, “Татар-информ”, Егор Никитин). Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев Олимпиада чемпионкасы Алинә Заһитова гаиләсе Ижевскидан Казанга күчү турында үзләре карар кабул итәргә тиеш, дип исәпли. Бу хакта парламентарий “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында кышкы Олимпиада-2018 йомгакларына багышланган матбугат конференциясендә әйтте.
“Заһитовалар гаиләсеннән сорарга кирәк, ул аларга кирәкме икән”, - дип җавап бирде журналистларның сорауларына Бариев.
Сүз дә юк, Заһитова Корея Пхенчханында бик зур тәэсир калдырды, дип өстәде ул.
“Олимпиада тәмамланырга ике көн калып бара, Россиянең исә бер алтыны да юк, бу бик нык күңелгә тиде. Һәм шушы яшь кенә кыз искиткеч чыгыш ясады”, - дип белдерде депутат.
Ул республика халкына да, шәхсән үзенә дә, Алинә Заһитованың татар кызы булуы һәм республикага мөнәсәбәте булуы уңай тәэсир итүен әйтте.
"Безнең илебез өчен аның кайда яшәве мөһим түгел - Ижевскидамы, Мәскәүдәме, Казанда йә Хабаровскидамы. Аның алтын медаль алуы әһәмиятле. Без аның татар булуына сөенәбез. Әгәр шундый сорау туа икән, кайда яшиселәрен алар үзләре хәл итәр", - диде Марат Бариев.
"Татар-информ" Шереметьево аэропортында татарлар Алинә Заһитованы милли киемнәрдә каршы алды, дип хәбәр иткән иде.
Фото: Султан Исхаков
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
Комментарий юк