Логотип
Хәбәрләр

Марат Кәбиров нәрсәдер югалуга таймер куярга кирәкми дип саный

(Казан, 28 февраль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). "Гомереңә таймер куясың икән, “менә үләм, менә үләм” дип кенә яшәргә кала бит инде", - дип саный язучы Марат Кәбиров. Бу хакта ул “Татар-инф...

(Казан, 28 февраль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). "Гомереңә таймер куясың икән, “менә үләм, менә үләм” дип кенә яшәргә кала бит инде", - дип саный язучы Марат Кәбиров. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә“Инкыйраз-таймер”га карата фикерен белдергәндә әйтте.

Искәртеп үтик, милли проектлар авторы Илдар Әюпов, Гаяз Исхакыйның “Ике йөз елдан соң инкыйраз” әсәренә нигезләнеп, Интернетта инкыйразга кадәр күпме вакыт калганын исәпләүче “счетчик” ясаган.

“Мин үзем таймер кую ягында түгел. Таймер куйганым юк. Нәрсәдер югалуга таймер куярга кирәкми. Әгәр үзеңнең гомереңә таймер куясың икән, “менә үләм, менә үләм” дип кенә яшәргә тиеш бит инде кеше. Милләт организмы да шундый. Югалу куркынычы бар инде ул. Кайбер халыклар беткән дә. Шулай да татар һәрвакыт ничектер җаен табып, хәйлә белән булса да, үзенекен эшләп яшәгән бит инде”, - дип белдерде Марат Кәбиров.

Аның фикеренчә, татарның бетү куркынычы бар, әмма шул ук вакытта бетмәү теләге дә көчле. “Татар тирәсендә татар бертөрле генә түгел бит. Өстән телне укытуны бетерү әйтелгәч тә, кемнәрдер бетермәскә ашкынды, кемнәрдер ул проблеманың барлыгын да ишетмәде. Руслардан да татарны яклап чыгучылар булды, татарлардан да “минем балага татар теле нәрсәгә” диючеләр булды. Ул процесс туктамаячак инде, аның белән идарә итеп тә булмый торгандыр, бәлки. Алдынгырак карашлы, вакыйганы аңлый торганнар телне бетерттермәскә тырышып йөриләр. Шуңа күрә мин аң җиңәр, милләт бетмәс дигән исәптә торам”, - ди әңгәмәдәш.

Марат Кәбиров Исхакый әсәренә карата фикерен белдереп: “Әсәрнең файдасы бар, билгеле. Бу – дөньяга мәңгегә килмәгәнсең дигән бер кисәтү. Мәңгегә килгән кебек эшләргә түгел дигән рухта язылган әсәр. Инкыйраз башланды дию белән килешәм. Фәләненче елларда дөнья бетә дип сөйләнеп утыра иделәр. Әбиләр 2010 елда дөнья бетә дип сөйләделәр. Мәктәпләрдән татар телен алгач та, дөнья бетәр кебек тоела иде. Бетмәде бит дөнья”, - диде.

татар-информ

Фото: архив/Рамиль Гали

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк