Логотип
Хәбәрләр

Мескен бала автобуста йөри!

Танылган алып баручы Зәмирә Рәҗәпова 3 бала әнисе. Аның яшүсмер улы хоккей белән шөгыльләнә, бу хакта без әнисенең Инстаграм челтәре аша еш кына хәбәрләр күреп торабыз. Күптән түгел Зәмирә тәрбия мәсьәләсенә карата үз фикерен белдереп, тормышында булган бер вакыйга белән бүлеште.

Танылган алып баручы Зәмирә Рәҗәпова 3 бала әнисе. Аның яшүсмер улы хоккей белән шөгыльләнә, бу хакта без әнисенең Инстаграм челтәре аша еш кына хәбәрләр күреп торабыз. Күптән түгел Зәмирә тәрбия мәсьәләсенә карата үз фикерен белдереп, тормышында булган бер вакыйга белән бүлеште:

– Олы улыгызны автобуста күрдем!

– Шулайдыр, ул тренировкаларга автобуста йөри.

– NL компаниясендә күп акча эшлим, дисез, ә мескен бала автобуста йөри! Шәхси машина йөртүче яисә такси яллый алырлык мөмкинлегегез дә юкмыни?

– Минеке бар, ә Аязныкы юк. Акча эшләми бит әле ул.

Бу сүзләрне миңа бер кайгыртучан укучым язып җибәргән.

Бәлки мине саранлыкта һәм начар ана булуда гаепләрләр... Ләкин бу мәсьәләгә карата минем үз фикерем бар. Беренчедән, Аяз – ир-егет. Ул инде мондый вак-төяк сорауларны үзе хәл итәрлек яшьтә. Ул үз өстенә җаваплылык ала белергә һәм вакытын дөрес итеп кулланырга тиеш. Икенчедән, киләчәктә нәрсә буласын беркем дә алдан белми! Бу тормышның бал да май гына булмаганын белеп үссен. Авырлыклар аны чыныктыра гына. Мисал өчен, машина йөртүче килә алмый, ә әнисе телефон трубкасын алмый икән, ул югалып калмаячак, бу ситуациядән тиз генә чыгу юлын табачак. Өченчедән, балаларны артык иркәләү беркайчан да уңай нәтиҗәгә китерми!

Әлбәттә, көндәлек тормышта төрле хәлләр була. Буранлы көндә, бик соңга калганда әнисе белән әтисе һәрвакыт сакта!

Әллә мин ялгышаммы? Балаларны иркәләргәме, әллә тормышның авырлыкларына чыныктырыргамы? – дип яза әни кеше.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк