Логотип
Хәбәрләр

«Мин ятим»: – Әнвәр Нургалиев гаиләсендә зур кайгы

Башкортстан республикасының атказанган артисты Әнвәр Нургалиев гаиләсенә кабат кайгы килгән, артистның әтисе дә якты дөньядан китте...

Башкортстан республикасының атказанган артисты Әнвәр Нургалиев гаиләсенә кабат кайгы килгән, артистның әтисе дә якты дөньядан китте.

Бу хакта җырчы үзенең Инстаграм тасмасында хәбәр итә. Белүебезчә, 14-17 гыйнвар көннәрендә Әнвәр Нургалиевның Уникс концертлар залында концертлары узды. Әтисенең үлеме хакында җырчыга 17 гыйнварда иртәнге 9 да хәбәр иткәннәр, әмма ул кичке концертын кичектермәгән һәм тамашачыларына берни дә сиздермичә җырлап чыккан. «Бәлки мине кайберәүләр бүгенге концерт өчен хурлар, ләкин минем тамашачыма кайгымны сиздерергә хакым юк иде. Әтием, әнием, рәхмәт сезгә! Аллаһ Боерса һәрбер концертым, белгән догаларым белән сезне данлап яшәячәкмен. Бүгеннән мин ятим...» – дип яза җырчы.

2020 елның апрелендә озак авырудан соң Әнвәр Нургалиевның әнисе вафат булган иде. Җырчының коронавирус йоктырган әнисен махсус автомобильдә, махсус табутта җирләгәннәр. Җирләгәндә дә кешеләр күп булмаган. «Мин хәер дә тарата алмадым, кеше янына килеп каберенә балчык та ата алмадым. Гәрчә шушындый махсус табутта булган мәет токсиннар чыгармый, кеше аңлап бетермәс дип махсус бер кеше янына да бармадым. Бу фаҗига», – дип искә ала ул вакытны Әнвәр Нургалиев.

Мәрхүмнең якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз. Аллаһы Тәгалә сәламәтлектән аермасын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк