Минзәлә театры – сезнең районда!

11 апрельдә Камал театры сәхнәсендә Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә дәүләт татар драма театры 5 көнлек гастрольләрен башлап җибәрде. Казан тамашачысына И. Зәйниевнең «Ситса туй» моңсу комедиясе тәкъдим ителде.

Бүген театр коллективы Г. Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры сәхнәсендә И.Закировның «Ирек һәм читлек» һәм И. Зәйниевнең «Ситса туй» спектакльләрен күрсәтә.

Гастрольләр шушы ук программа белән 13 апрельдә Теләче, 14 апрельдә Мамадыш, 15 апрельдә Кукмара районнары мәдәният йортларында дәвам итәчәк.

Спектакльләргә рәхим итегез!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
729
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
"Әни, бар, көч туплап кайт, синең эшең күп булачак әле..."
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы