Логотип
Хәбәрләр

Мирзаяновлар туе. Алмаздан Зөлфирәгә бүләк

Гадәттә, егет кеше беренче биюгә кәләшкә бүләк әзерли. Алмазның Зөлфирәгә әзерләнгән бүләге барысын да таң калдыра. Кияү кешенең бу хакта язмасын укыгач, аның хис-тойгылары тагын да гаҗәпләндерә.

Узган ялларда Мирзаяновлар гөрләтеп туй уздырдылар. Тантанада гаилә ягъзәләреннән тыш, татар эстрадасының артистлары да кунак булдылар.

Гадәттә, егет кеше беренче биюгә кәләшкә бүләк әзерли. Алмазның Зөлфирәгә әзерләнгән бүләге барысын да таң калдыра. Кияү кешенең бу хакта чыккан язмасын укыгач, аның хис-тойгылары тагын да гаҗәпләндерә.

Зөлфирәнең яраткан җырчысы Айдар Галимов икәнен ишеткәч, Алмаз план кора башлый. Тиздән ул Галимовны җырчы буларак туйга чакыра. 

«Планның иң үзәгендәге өлеше, Айдар абыйның ризалыгы булгач, уйлар, идеяләр тагын да яктырып китте! Биючеләр белән сөйләштем. Зөлфирәдән качып репетицияләргә йөрдем. Борчылдым, йокым качты, тизрәк бу мизгелнең килеп җитүен көттем! Һәм менә нәтиҗәсе! Аның сабыйлардай шатлануы һәм сөенеч төенчегеннән бәрелеп чыккан күз яшьләре!» – ди Алмаз.

Моннан тыш, ул Зөлфирәне шатландырыр өчен бар көчен куячагын белдерде. «Дөньяның бар байлыкларга да тиң булмаган мизгел бу! Һәм мин синең тормышыңда мондый мизгелләрне күбрәк тудыру өчен яшәрмен, Зөлфирәм!!!» – дип өсти Алмаз.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Зөлфирәмнең яраткан җырчысы Айдар Галимов икәнен белгәч, аңа сюрприз ясау теләге туды! Беренче биюне Айдар абый җырына биибез дигәч, әһәәә дидем дә, план кора башладым! ? Планның иң үзәгендәге өлеше, Айдар абыйның ризалыгы булгач, уйлар, идеяләр тагын да яктырып китте! Биючеләр белән сөйләштем. Зөлфирәдән качып репетицияләргә йөрдем. Борчылдым, йокым качты, тизрәк бу мизгелнең килеп җитүен көттем! Һәм менә нәтиҗәсе! Аның сабыйлардай шатлануы һәм сөенеч төенчегеннән бәрелеп чыккан күз яшьләре! Дөньяның бар байлыкларга да тиң булмаган мизгел бу! Һәм мин синең тормышыңда мондый мизгелләрне күбрәк тудыру өчен яшәрмен, Зөлфирәм!!! ?? Аллаһы Тәгалә безне яман күзләрдән, начар сүзләрдән сакласын иде!!! ? @aidar_studio Айдар абыйга чиксез рәхмәтемне җиткерәм!!! Чын кеше, чын артист, дөрестән дә Халык артисты!!! ✊ Бу мизгелне без теләгәнчә мәңгеләштергән @alfavision_group егетләренә мең рәхмәт!!! Сез супер!!! ???

Публикация от Алмаз Мирзаянов (@almazinde)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк