Логотип
Хәбәрләр

Мишәрләр аерым милләт түгел!

Белүебезчә, илдә халык санын алу исәбе башланды. Шул уңайдан күп кенә танылган шәхесләр, шул исәптән артистлар да бу мәсьәләгә карашын белдереп, халыкны җанисәп үтәргә өндәде.

Белүебезчә, илдә халык санын алу исәбе башланды. Шул уңайдан күп кенә танылган шәхесләр, шул исәптән артистлар да бу мәсьәләгә карашын белдереп, халыкны җанисәп үтәргә өндәде.

Яңа Гасыр телеканалында барган иртәнге «Манзара» тапшыруының кунагы Татарстанның атказанган артисты һәм татар эстрадасының популяр «мишәре» Фирдүс Тямаев булды.

Элегрәк сәхнәгә чыгуга «Мишәрләр, алга!» дип кычкырып йөргән артистның хәзер «Татарлар, вперед!» сүзенә күчүенең сәбәбе белән кызыксынды алып баручы.

«Элек «Мишәрләр, вперед!» дип шаярып кычкырып йөри идем. Безнең бу шаяруны кайбер милләттәш дуслар отып алып, мишәрләрне аерым милләткә кертеп, татарлыгыбызны таркатмакчы булалар. Алда җанисәп. Шуңа күрә бу мәсьәләдә төптән уйларга кирәк. Халык санын алу алдыннан без таркалырга тиеш түгел. Ул безнең төп проблемага әйләнеп бара. Әгәр дә без – яшьләр, лидерлар, бүгенге көндә бу проблеманы вакытында туктатып нокта куймасак, без таркалып, бер-беребездән көлеп йөриячәкбез. Барыбыз да белә, татарның берничә диалекты бар һәм ул аның бары тик төрләре генә. Бу мәсьәләгә мин күршеләрнең «Мишәрләр» дигән музей ачып, махсус китаплар чыгарып мишәрләрне аерым милләт дип игълан иткәч, игътибар итә башлавым. Хәтта күңелем дә төште, чөнки без аерым милләт түгел. Аерым милләт булса аның үз теле, дине, дәүләте булырга тиеш... Бердәм булыйк, аерылып-каерылып йөрмик!» – дип мөрәҗәгать итә милләттәшләренә Фирдүс Тямаев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк