Логотип
Хәбәрләр

Мәхәббәт ул баш миендәге химик реакцияме?

Мәхәббәт ул баш миендәге химик реакцияме?

Ләйсән Мәхмүтова, Татарстанның атказанган артисты:

– Әлбәттә, мәхәббәт ул химик реакция дә. Ләкин алай гына булса бик күңелсез булып чыга бит әле ул. Кешенең күзләренә, фикер йөртүенә, аның сиңа карата мөнәсәбәтенә, тавыш яңгыравына, хәтта исенә игътибар итәсең... Болар барысы да туры килгәч, җаныңа тиң яр булуын, аңа тартылуыңны аңлагач, менә шул химия барлыкка киләдер, бәлки.

Илфак Хафизов, К. Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты:

– Әйе, мәхәббәт ул реакция дигән фикер белән килешәм. Ләкин ул баш миендәге химик реакция түгел, ә күкрәктәге, эчтәге. Күз алдыгызга китерегез, машинада барганда кисәк кенә юл һәлакәтенә эләкми калган очракта, эчтә нәрсәдер җыерылып ала бит. Мәхәббәттә дә нәкъ менә шушы реакция, миңа калса. Башта барган процесс булса, аны акыл ничек тә аңлар иде. Ә мәхәббәттә булган вакыйгалар, андагы сораулар һәм кичерешләр, киреченчә, башны авырттыра гына. Аны башка берничек тә аңлатып бетереп булмый. Ул эчтәге бер көч, шул мәхәббәт көче буладыр да инде. Шуңа күрә гашыйк булдың исә, баш гомумән эшләми башлый инде!

Лилия Муллагалиева, Татарстанның атказанган артисты:

– Минемчә мәхәббәт берничә төрле була. Беренчесе – хисләргә бирелеп вакытлыча мавыгу. Яратасың да кебек, кеше ошый, аннан башка яши дә алмыйсың кебек... Ләкин ниндидер сәбәпләр, вакыйгалар тора-бара бу хиснең мәхәббәт түгел, ә бары тик шашкын хисләр генә булуын раслый. Шул ук вакытта икенче төре – мәңгелек мәхәббәт бар. Башыңны югалтып яратмасаң да, ул кеше синең өчен шул хәтле кадерле һәм аннан башка син үзеңне күз алдыңа да китермисең. Минемчә, төп мәхәббәт менә шунысы. Тормышта сыналган, вакыт белән тикшерелгән һәм елдан-ел ныгыган мәхәббәт. Ул ниндидер реакция генә түгел, миңа калса. Реакция булса ул тиз арада сүнеп, юк булыр иде. Ә чын мәхәббәткә аңа җитдирәк карарга кирәк. Аннан соң мәхәббәтнең мәңгелек булуында кешенең кешегә туры килүе дә мөһим. Нинди генә хисләр булмасын, ике кеше бер-берсенә туры килмәсә – мәхәббәт җимерелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк