Логотип
Хәбәрләр

Мәктәп театр коллективларының   "Сәйяр” Шәһәр фестиваль-конкурсының йомгаклау этабы

Мәктәп театр коллективларының   "Сәйяр” Шәһәр фестиваль-конкурсының йомгаклау этабы

15 апрельдә  Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында Мәктәп театр коллективларының   "Сәйяр” Шәһәр фестиваль-конкурсының йомгаклау этабы узачак.

 Фестиваль 2014-2023 елларда Казан шәһәрендә гражданлык ткилешүен ныгыту буенча муниципаль программаны тормышка ашыру, Россия халыкларының матди булмаган мирасын саклау, Казан шәһәре мәктәпләре укучылары арасында талантларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү, балаларда туган телне өйрәнүгә кызыксынуны арттыру максатыннан үткәрелә. Фестивальне Казан шәһәре Башкарма комитетының мәгариф идарәсе, Г. Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачылар театры коллективы, Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлекчәсе оештыра.

2022 елның февраленнән март аена кадәр фестивальнең район этабы узды. Финалга 8 мәктәп театр коллективы чыкты. 

Фестиваль финалистлары Казан шәһәре Башкарма комитетының мәгариф идарәсе Дипломнары белән бүләкләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк