Логотип
Хәбәрләр

Мобилизация вакытында армиядә хезмәт итәргә тиешле кешеләр һәм резервтагылар чакырыла

Мобилизация 90 көн дәвамында уза – армиядә хезмәт итәргә тиешле кешеләр һәм резервтагылар чакырыла

Украина Президенты Владимир Зеленский гомуми мобилизация турындагы указны имзалады. Указ нигезендә, әлеге карар «Россия Федерациясенең Украинага каршы хәрби агрессиясенә бәйле рәвештә һәм дәүләтне саклауны тәэмин итү, Украина Хәрби көчләре һәм башка хәрби берләшмәләрнең сугышчан һәм мобилизацион әзерлегенә теләктәшлек күрсәтү максатыннан» кабул ителгән. Мобилизация 90 көн дәвамында уза – армиядә хезмәт итәргә тиешле кешеләр һәм резервтагылар чакырыла, Зеленский шулай ук армия һәм көч структуралары ихтыяҗларын тәэмин итү өчен техник җәлеп итәргә боерды. Украина Хәрби көчләре Генераль штабы – мобилизациянең чиратын һәм күләмнәрен билгеләргә, Министрлар Кабинеты чараларны финанслауны кайгыртырга тиеш. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк