Логотип
Хәбәрләр

«Могҗиза» театр студиясе Бөтенроссия конкурсы призеры!

20 нче сентябрь Тинчурин театрында «Я могу! Творчество без границ» инвалид һәм сәламәтлеге чикле балалар өчен Бөтенроссия конкурсы призерларын котлау тантанасы узды.

20 нче сентябрь Тинчурин театрында «Я могу! Творчество без границ» инвалид һәм сәламәтлеге чикле балалар өчен Бөтенроссия конкурсы призерларын котлау тантанасы узды.
«Театральное творчество и художественное чтение» номинациясендә (театр юнәлеше), К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры каршында оешкан «Могҗиза» театр студиясе призер булды.

«Булмас димә – була шул», авторы – Зөфәр Харисов, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты. Укытучылар – Татарстанның атказанган артисткасы Гөлназ Нәүмәтова һәм Салават Хәбибуллин.Театр студиясе җитәкчесе Зөлфия Бәшәрова.

Бу игелекле эш Альбина Фәрит кызы Сәлимгәрәева җитәкчелегендә «Во благо вместе» инициатив төркеме белән берлектә үткәрелә.

Дилә Дәүләтшина, социология фәннәре докторы, профессор, КДМИның театр, кино һәм телевидение факультеты деканы, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе призерларга дипломнар тапшырды.

Чыганак: Тинчурин театры

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк