Логотип
Хәбәрләр

«Мондый спектакльнең татарда булганы юк иде әле»

16,17 һәм 18 декабрьдә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында бөек композитор Салих Сәйдәшевның тууна 120 ел тулганы уңаеннан «Сәйдәш. Йокысызлык» спектакленең премьерасы узачак.

К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында бөек композитор Салих Сәйдәшевның тууна 120 ел тулганы уңаеннан «Сәйдәш. Йокысызлык» спектакленең премьерасы узачак. Кичә премьерага багышланган матбугат конференция узды. Биредә Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов, пьеса авторы Луиза Янсуар һәм спектакльдә катнашучы артистлар: Резедә Сәләхова һәм Рөстәм Гайзуллин да катнаштылар.

«Бу спектакльдә Салих Сәйдәшевнең башындагы уйлары, аның карашы, халәте урын ала. Композиторның музеенда төзекләндерү эшләре әлегә бетмәгән, куеласы спектакльнең кайбер мизгелләре анда да булырга тиеш иде. Театр бинасындагы мохит тә икенче яктан ачылыр дип уйлыйм. Мондый спектакльнең татар сәхнәсендә булганы юк иде әле», – диде театр директоры Фәнис Мөсәгыйтов. 

Спектакль, чыннан да, яңа формада куелачак. Аның жанры – лабиринт, куючы режиссёры – Резеда Гарипова. Гадәти булмаган спектакль сәхнәдә түгел, ә театр бинасының төрле бүлмәләрендә уйналачак. Тамашачылар артистлар белән бер дулкында булып, аларны тоеп, якыннан күрә алачак. Шуңа да, әлеге спектакль нибары 15-20 тамашачы өчен генә каралган. 

Моннан тыш, спектакль тамашачыны тойгылар дөньясына чакыра һәм түбәндәге сорауларга җавап эзләргә этәрә: кем ул безнең өчен Сәйдәшев – легенда, символ, әллә онытылып барган дәверме?.. Тамашачы спектакльнең башыннан ахырына кадәр кеше кадере турында уйланачак.

Әгәр лабиринтка керергә әзер булсагыз, 16,17 һәм 18 декабрьдә Тинчурин театрына рәхим итегез!

Спектакль турында тулырак «Тиздән премьера» проекты кысаларында узган туры эфирының сакланылган язмасында белә аласыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк