Логотип
Хәбәрләр

Монреаль татарлары чит илдә яшәүче татар балаларын берләштерү ниятеннән клип төшергән

(Казан, 26 март, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Монреаль татарлары чит илдә яшәүче татар балаларын берләштерү ниятеннән Канадада клип төшергән. Клип “Сәләт Монреаль” аланы өчен махсус әзерләнгән, ул...

(Казан, 26 март, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Монреаль татарлары чит илдә яшәүче татар балаларын берләштерү ниятеннән Канадада клип төшергән. Клип “Сәләт Монреаль” аланы өчен махсус әзерләнгән, ул француз провинцияләрендә киң таралган җырга нигезләнгән. Бу турыда “Татар-информ”га Канаданың Монреаль татарлары җәмгыяте вәкиле Алимә Сәләхетдинова әйтте.

Клип “Сәләт Монреаль” аланы барышында төшерелгән. Kids United француз музыка төркеме җырлаган «On écrit sur les murs» җыры Канадада, аеруча француз провинцияләрендә киң таралган. Алимә Сәләхетдинова әйтүенчә, ул җыр һәрбер мәктәптә диярлек яңгырый, чөнки балалар арасында бик популяр. Монреаль татарлары төшергән версия өчен җырның сүзләрен Гөлназ Гарипова язган, көй – Италия композиторы Романо Мусумарраныкы. Клипның режиссеры Илшат Рәхимбай, музыкаль җитәкчесе – Вәдил Нуриәхмәтов. Әлеге идеянең авторы - Алимә Сәләхетдинова. Җырны Вәдил Нуриәхмәтов, Алисә Абдуллина, Латифа һәм Далия Әхмәтҗановалар, Йосыф, Салих һәм Зифа Сәләхетдиновлар башкара.

Алимә Сәләхетдинова клипта катнашырга теләүче балаларны Монреаль балалары арасында да эзләп карауларын әйтте. “Шәһәребездә профессиональ җырчы булуы үзе бер бәхет. Вәдил Нуриәхмәтов әлеге идеяне хуплады һәм ике ай эчендә репетицияләр башланды. Бу очрашулар, әзерләнүләр, татарча текст ятлау аеруча кадерле”, - дип тә әйтте ул.

Аның сүзләренчә, Латифа һәм Далия исемле кызларның әниләре Лиана Хәмәдиярова чит илдә туып үскән балаларның татарча җыр җырлавын ишетү үзе ни тора, дип әйтә торган булган.

Казаннан килгән “сәлкешләр”не ("Сәләт" аланнарында балаларны шулай дип атыйлар) Монреаль балалары җыр белән каршы алган. Сәләт Монреаль аланы дәвамында Илшат Рахимбай клип төшергән. “Матур эше өчен аңа бөтен Монреаль татарлары җәмгыятеннән зур рәхмәт белдерәсебез килә”, - ди Алимә Сәләхетдинова.

Шулай ук Монреаль татарлары җәмгыяте Монреальда татар аланы оештырган өчен рәхмәтен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка белдерә, ди А.Сәләхетдинова, чөнки алан “балалар өчен генә түгел, олылар өчен дә онытылмаслык хатирәләр, татар телен өйрәнүдә зур этәргеч”.

татар-информ

Фото: скриншот из видео

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк